Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәгълүмати-танып белү сәгате узды. Ул Россиядә ел саен 7 февральдә билгеләп үтелә торган Кышкы спорт төрләре көненә багышланган иде.
Тәрбияче Лилия Кашапова балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Олимпия программасына кергән кышкы спорт төрләре белән таныштырды. Әңгәмә барышында балалар сәламәтлек өчен спортның мөһимлеге, физкультура белән шөгыльләнү өчен нинди спорт җиһазларын кулланырга мөмкин икәнлеге турында белделәр, кышкы спорт – сәламәтлекне ныгыту гына түгел, ә буш вакытны күңелле итеп үткәрү мөмкинлеге дә дигән нәтиҗә ясадылар.
Материалны ныгыту өчен, тематик рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.