Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен сәламәтлек сәгате үткәрелде. «Актив озын гомерлелек» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, тормыш активлыгын арттыру максатыннан, социаль хезмәтләр алучылар физик күнегүләр ясадылар, нейробика белән шөгыльләнделәр, өстәл спорт уеннары буенча турнирда ярыштылар, велотренажерда күнегүләр ясадылар.
Интернат-йорт белгечләре билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләрнең көндәлек эшчәнлегендә физик активлык организмның резерв мөмкинлекләрен арттыра, гомуми сәламәтлекне яхшырта.