«Асылташ» социаль приютында хезмәт коллективы җыелышы узды

2024 елның 9 феврале, җомга

8 февральдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль яклау идарәсе башлыгы Ленар Шакиров катнашында коллектив җыелышы узды.

Приют директоры Анжела Назарян 2023 елдагы төп эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады. Ул учреждение хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен рәхмәт хатлары тапшырды.

Ленар Шакиров үз чыгышында социаль приют коллективы балалар өчен яхшы шартлар тудыра, дип билгеләп үтте. Социаль яклау идарәсе башлыгы шулай ук хезмәткәрләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Аннары «Асылташ» приюты профсоюзы рәисе Альбина Ямалова чыгыш ясады.

2023 елда эш нәтиҗәләре буенча, тәрбияләнүчеләрне тернәкләндерү буенча чаралар комплексы уңай динамика бирә, балаларны хәзерге дөньяда уңышлы адаптацияләүгә ярдәм итә, балаларны туган гаиләләренә кайтара дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International