Казанның «Апрель» үзәге эш тәҗрибәсе белән уртаклаша

2024 елның 9 феврале, җомга

Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Донецк Халык Республикасы башлыгының бала хокуклары буенча киңәшчесе Элеонора Федоренко һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец булып киттеләр.

Кунакларны үзәк эшенең принциплары һәм үзенчәлекләре белән таныштырдылар, үсеш үзенчәлекләре булган балаларга тернәкләндерү ярдәме күрсәтүдә кулланыла торган технологияләр һәм методикалар, шулай ук ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр.

«Апрель» үзәге директоры Наталья Трифонова уку һәм медицина кабинетлары буенча экскурсия үткәрде, тернәкләндерү чорында кулланыла торган җиһазлар белән таныштырды, эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International