Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кызыклы чара оештырылды. Тәрбияче Ксения Хваткова социаль хезмәтләр алучыларга республикада эшләп килүче җитештерү комплекслары, «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналары, «Химград» технополисы, «Мастер» КИП, IT-парклар турында сөйләде.
Шулай ук интернат-йортта яшәүчеләр «Россия» күргәзмә-форумына виртуаль экскурсия ясадылар. Алар Татарстанның сәнәгать предприятиеләре эше белән таныштылар, анда җитештерелә торган продукцияне күрделәр.
Мондый танып белү чаралары социаль хезмәтләр алучыларның әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуын үстерүгә ярдәм итә, когнитив һәм коммуникатив сәләтләрен торгызуны стимуллаштыра.