Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән һөнәри юнәлеш бирү буенча дәрес үткәрделәр. Дәрестә балалар коткаручы һөнәре белән таныштылар.
Балаларга коткаручыларның гадәттән тыш хәлгә бәйле рәвештә төрле эшчәнлек белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр. Шулай ук балалар коткаручылар булып профессионаллар гына түгел, ә башка кешеләрнең тормышына битараф булмаган волонтерлар да эшләвен, эзләү-коткару эшләрендә мондый эш өчен махсус өйрәтелгән этләр катнашуын белделәр.
Ахырда балалар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары турында видео карадылар һәм шундый авыр һәм мөһим һөнәр сайлаган кешенең нинди һөнәри сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында фикер алыштылар.