Россия фәне көнендә Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Балалар күзлегеннән фән дөньясы» дигән рәсем конкурсы узды. Аны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре үткәрде.
Конкурсның максаты – балалар арасында фәнни белемнең кыйммәтлеге идеяләрен алга сөрү, дөньякүләм күзаллауны һәм белемнәрне киңәйтү.
Конкурста 13 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы катнашты. Рәсемнәрдә балалар заманча фәнгә үз карашларын чагылдырды. Нәтиҗә ясалганнан соң, җиңүчеләр бүләкләнәчәк.