Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә психологлар өчен «Психоэмоциональ травмалары булган балаларга, шул исәптән сугыш хәрәкәтләре зоналарыннан кайтарыла торган балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектны гамәлгә ашыру кысаларында балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре белән коррекцион эшне оештыру практикасы» дигән темага методик семинар узды.
Семинар барышында психологлар практиканы гамәлгә ашыру кысаларында диагностик инструментарийны куллану мөмкинлекләре белән таныштылар, максатчан төркем белән эшләүдә арт-терапевтик техникаларны, шул исәптән метафорик ассоциатив карталарны куллануда күнегүләр ясадылар. Төп игътибар психоэмоциональ травмалары булган балалар белән тренинг оештыруга бирелде.
Ахырда катнашучылар бертавыштан методик семинарның практик яктан файдалы булуын билгеләп үттеләр.