«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгеннән балалар кулинария курсы үттеләр

2024 елның 9 феврале, җомга

Яр Чаллы шәһәрендә «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре «Иң яхшы пиццамейкер» курсын уңышлы үттеләр.

Пицца әзерләү буенча мастер-классны «Додо Пицца» челтәре белгечләре үткәрде. Балалар камыр җәяргә өйрәнделәр, соус һәм эчлекләр салдылар. Ризык әзерләгәндә бала шулай ук өйрәнә, вак моторика һәм фантазиясен үстерә дә.

Пиццериягә экскурсия кызыклы булды. Иң күңелле мизгел – үз куллары белән әзерләнгән ризыкны татып карау һәм оештыручылар тарафыннан исемле дипломнар тапшыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International