Көндезге тору төркемнәрендә кызыклы дәресләр уза

2024 елның 9 феврале, җомга

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре чираттагы тапкыр көндезге тору төркемендә катнашучыларны җыйдылар. Башта социаль-көнкүреш адаптациясе программасы кысаларында дәрес үткәрделәр. Үтүк белән эшләү кагыйдәләре һәм үтүкләү алымнары белән таныштылар, ә аннары һәркем моны үзе эшләргә тырышты.

Аннары «Агачтан яндырып ясау» программасы буенча дәрес узды. Төркем әгъзалары куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен тыңладылар, ә аннары практик эшчәнлеккә керештеләр. Яндыру приборы белән эшләү, төгәл сызыклар ясау кул моторикасын үстерүгә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International