Яшел Үзән тернәкләндерү үзәгендә белем алу дәресе узды

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Россия фәне көне уңаеннан Яшел Үзән районында «Ышаныч» сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Фән дөньясын танып беләбез» дигән дәрес уздырдылар. Тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек элементлары белән чара балаларда төрле тикшеренү приборларын кулланып ясала торган экспериментларга кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән.

Балалар сабын куыклары ясау ысулы белән таныштылар, лупа, микроскоп кулланырга өйрәнделәр һәм үсемлекләрнең табигый туклану ысулын күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International