Бу атнада, 1 һәм 2 июньдә, Татарстан башкаласында Зур гаилә яллары узачак.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пластилинография буенча чираттагы мастер-класс узды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар пластилин белән сирень ботагы ясадылар. Барысы да бик матур рәсемнәр ясадылар.
Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдәге гаиләләр өчен «Күләгәләр уены» дигән интерактив дәрес үткәрделәр. Чара җаваплы ата-аналык, гаилә мөнәсәбәтләре культурасын үстерүгә юнәлдерелгән.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Финанс грамоталылыгы белгечләре» дигән уен-викторина узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күптәнге дусларын, Казаннан шагыйрь-җырчы Евгений Скрябинны кабул иттеләр. Актлар залында уңайлы урнашып, яшәүчеләр аның туган ил, дуслык, мәхәббәт, намус турында җырларын бик теләп тыңладылар, кушылып җырладылар.
29 майда Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Әлмәт дәүләт технология университетына экскурсиягә киттеләр. Булачак нефтьчы-инженерлар кунакларга чын бәйрәм бүләк иттеләр.
30 майда 11:00 сәгатьтә Казандагы «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Чара шулай ук 2023–2024 елларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган.
28 майда Татарстан Республикасының хезмәт базары мәсьәләләре буенча Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат, Ютазы муниципаль районнарының эре предприятиеләре вәкилләре белән киңәшмә узды.
Бүген Татарстанда эш эзләүче кеше республика буенча уртача 14 вакансия арасыннан сайлый ала. Эшче көчкә хәзерге ихтыяҗ 54 179 вакансия, бу икътисадның реаль секторының тотрыклы эшләвен һәм эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә диярлек яңа эш урыннары булдыруны күрсәтә.
Җылы кояшлы көннәр килү белән Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре саф һавада чаралар оештыралар.