Татарстан Республикасында ихтыяҗлы һөнәрләр тенденциясе саклана

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

Бүген Татарстанда эш эзләүче кеше республика буенча уртача 14 вакансия арасыннан сайлый ала. Эшче көчкә хәзерге ихтыяҗ 54 179 вакансия, бу икътисадның реаль секторының тотрыклы эшләвен һәм эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә диярлек яңа эш урыннары булдыруны күрсәтә.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 0,07 %.

Соңгы елларда республикада ихтыяҗлы һөнәрләр тенденциясе саклана: автомобиль йөртүче, инженер (төрле белгечлек), технологик торба үткәргечләр монтажчысы, аш-су остасы, табиб (төрле белгечлек), газ белән эретеп ябыштыручы, монтажчы, кондуктор, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, арматурчы, кече тәрбияче, шәфкать туташы, укытучы.

Шул ук вакытта икътисадның реаль секторында кадрларга ихтыяҗның 76 % квалификацияле белгечләр тәшкил итә, шуларның 70 % төзелеш белгечлекләренә, 30 % – машиналар һәм җиһазлар җитештерүгә туры килә. Квалификациясез хезмәт һөнәрләре арасында йөк ташучылар, территорияләрне, җитештерү, хезмәт биналарны җыештыручылар кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International