Җылы кояшлы көннәр килү белән Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре саф һавада чаралар оештыралар.
Иртәдән үк аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучыларны йөрүгә, иртәнге гимнастикага озаталар. Дәвалау физик культурасы буенча инструктор индивидуаль сайланган программа буенча дәресләр үткәрә, сулыш гимнастикасын оештыра.
Психолог төрле технологияләр кулланып уздырылган үсеш дәресенә чакыра. Социаль тернәкләндерү белгече ретро очрашулар үткәрә, анда тәрбияләнүчеләр елмаеп якыннарының фотоларын карыйлар.
Социаль хезмәтләр алучыларның тормышы көннән-көн яктырак, кызыклырак һәм байрак булсын өчен, учреждение белгечләре көн саен төрле дәресләр үткәрергә тырышалар.