Казанлыларны Зур гаилә ялларына чакыралар

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бу атнада, 1 һәм 2 июньдә, Татарстан башкаласында Зур гаилә яллары узачак.

«Зур гаилә яллары» – 2024 елда башланган масштаблы бөтенроссия проекты. Ул Россиядә Гаилә елына багышланган. Проект гаиләнең төрле буыннарын берләштерүгә юнәлдерелгән. Зур гаилә яллары кысаларында республика халкы өчен барлык муниципаль берәмлекләрдә төрле активлыклар оештырылачак – күп буынлы гаиләләр һәм төрле яшьтәге балалар катнашында мәдәни-массакүләм, күңел ачу, танып белү чаралары. Бу гаилә белән бергә вакыт үткәрү, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгытучы яңа традицияләр булдыру өчен бик яхшы мөмкинлек.

Зур гаилә ялларында кунаклар һәм катнашучылар өчен бай һәм төрле программа әзерләнгән. Бу спорт активлыгы да, иҗади мастер-класслар да, тематик чаралар да, концерт программалары да. Шулай ук балалар һәм аларның гаиләләре өчен уеннар, фотосессияләр, күп санлы тематик интерактив мәйданчыклар, спорт йөгерешләре, эстафеталар һәм башка күп нәрсәләр оештырылачак. Казанлыларны бүләкләр, кызыклы очрашулар, яхшы кәеф һәм гаилә белән искиткеч күңел ачу көтә.

Чаралар программасы белән монда танышырга мөмкин >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International