«Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә финанс уенын оештырдылар

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Финанс грамоталылыгы белгечләре» дигән уен-викторина узды.

Финанс грамоталылыгы буенча чираттагы дәрестә көндезге тору бүлегенең социаль хезмәтләр алучылары элек алган икътисади белемнәрен ныгыттылар һәм финанс күзаллауларын киңәйттеләр. Викторинада катнашучылар бирелгән сорауларга дәртләнеп җавап бирделәр. Сораштыру нәтиҗәләреннән чараны алып баручы Светлана Городилова канәгать калды.

Чарада катнашучылар югары активлык, кызыксыну күрсәттеләр, шулай ук гаилә бюджетын экономияле бүлү һәм шәхси финанслар өлкәсендә карарлар кабул итү өлкәсендә яхшы белем күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International