«Солнечный» тернәкләндерү үзәгендә балалар өчен зур бәйрәм оештырыла

2024 елның 29 мае, чәршәмбе

30 майда 11:00 сәгатьтә Казандагы «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Чара шулай ук 2023–2024 елларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган.

Бәйрәм программасында ТР Аш-су осталары гильдиясеннән кулинар шоу, печенье әзерләү, значоклар ясау буенча мастер-класслар, керамика остаханәсе эше, балалар велосипед ярышы, концерт программасы, бию флешмобы һ. б. булачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисадый форумында имзаланган килешү һәм аны гамәлгә ашыруда республиканың иң яхшы шеф-поварлары, «Солнечный» үзәге хезмәткәрләре һәм «Мин булдыра алам» проектындагы балаларның актив катнашуы нәтиҗәсендә бу мавыктыргыч һәм кирәкле юнәлешкә 20 инвалид баланы җәлеп итү мөмкин булды.

10 яшьтән 17 яшькә кадәр социаль хезмәтләр алучылар арасында бу һөнәри юнәлеш бирү эше үзәк тарафыннан балаларны «Абилимпикс» чемпионатларында катнашуга әзерләү буенча алып барылган эшне дәвам итә. Мәсәлән, 2018 елдан 2023 елга кадәр учреждение тарафыннан «Ресторан сервисы», «Психология», «Сәүдә» компетенцияләрендә 24 төбәк чемпионаты җиңүчесе (1, 2, 3 урын), «Ресторан сервисы» компетенциясендә 5 милли чемпионат җиңүчесе (2,3 урын) әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International