Гаилә елы кысаларында Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә интерактив гаилә чарасы узды

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдәге гаиләләр өчен «Күләгәләр уены» дигән интерактив дәрес үткәрделәр. Чара җаваплы ата-аналык, гаилә мөнәсәбәтләре культурасын үстерүгә юнәлдерелгән.

Дәрес башында социаль педагог катнашучылар белән күләгәләр театрының барлыкка килү тарихы турында әңгәмә үткәрде, бу сәнгать төренең үзенчәлекләре турында сөйләде. Дәреснең иҗади өлешендә һәр бала әти-әнисе ярдәмендә гади һәм кул астындагы материаллардан үз күләгәләр театрын булдырды. Аннары балалар үзләре сайлаган әкиятнең эчтәлеген күрсәттеләр.

Социаль педагог билгеләп үткәнчә, психологик яктан караганда, күләгәләр уены – ул проектив методика, ул балага актуаль конфликтны уйнатырга, эмоцияләргә җавап бирергә, реаль тормыш ситуациясендә чишелеш табарга мөмкинлек бирә, ә белгеч һәм ата-ана өчен бу баланың эчке дөньясында нәрсә булганын күрү, эмоцияләрне һәм тәртипне төзәтүнең йомшак һәм экологик ысулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International