Яшьләр Җәлил интернат-йортында яшәүчеләрне кызыклы программа белән сөендерде

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

29 майда Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Әлмәт дәүләт технология университетына экскурсиягә киттеләр. Булачак нефтьчы-инженерлар кунакларга чын бәйрәм бүләк иттеләр. Өлкәннәрне дөнья дәрәҗәсендәге кампус – «Татнефть» мәгариф экосистемасының якты үрнәге белән таныштырдылар, аның составына керүче спорткомплекс, студентлар тулай торагы, уку-лаборатория комплексы, хореография залы, китапханә күрсәттеләр. Шулай ук яшьләр актлар залында мәдәни-күңел ачу программасы әзерләгәннәр иде.

Концерттан соң интернат-йортта яшәүчеләрне сыйлар, аралашу көтте.

Интернат-йортта билгеләп үтелгәнчә, мондый чаралар әби-бабайларны бәхетлерәк итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International