Олы яшьтәге кешеләрнең актив озын гомерлелек чорын озайту өчен гади чаралар

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында пластилинография буенча чираттагы мастер-класс узды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар пластилин белән сирень ботагы ясадылар. Барысы да бик матур рәсемнәр ясадылар.

Пластилинография, Наталья Котова сүзләренчә, тернәкләндерү эшенең иң йомшак һәм шул ук вакытта нәтиҗәле ысулларының берсе. «Бу технологияне кулланып, без төркем һәм индивидуаль дәресләр үткәрәбез. Пластилин белән эшләү кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә», – ди белгеч.

Интернат-йортта яшәүчеләрнең иҗатка кызыксынуын уяту өчен, аларның кул эшләре күргәзмәләре даими үткәрелә. Болар барысы да социаль хезмәтләр алучыларның актив озын гомерлелек чорын озайта, танып белү һәм аралашу күнекмәләрен камилләштерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International