Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күптәнге дусларын, Казаннан шагыйрь-җырчы Евгений Скрябинны кабул иттеләр. Актлар залында уңайлы урнашып, яшәүчеләр аның туган ил, дуслык, мәхәббәт, намус турында җырларын бик теләп тыңладылар, кушылып җырладылар.
Евгений Скрябин үзенә күрә «көмеш» волонтер. Җаны кушуы буенча ул интернат-йортлар, хоспислар буйлап йөри һәм шулай ук яхшы җырчы булган әнисе истәлегенә бушлай концертлар бирә.
Югары Ослан интернат-йортында Евгений Скрябин концерт белән беренче тапкыр гына түгел. Социаль хезмәт алучылар аны һәр тапкыр зур шатлык белән каршы алалар. Тәрбияче Ксения Хваткова сүзләренчә, мондый чаралар тәрбияләнүчеләргә социальләшергә ярдәм итә, аларны матурлыкка җәлеп итә, күп кенә якты уңай эмоцияләр бирә.