28 майда Татарстан Республикасының хезмәт базары мәсьәләләре буенча Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат, Ютазы муниципаль районнарының эре предприятиеләре вәкилләре белән киңәшмә узды.
Республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять турында доклад белән чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.
Республиканың хезмәт базарындагы агымдагы хәл югары мәшгульлек дәрәҗәсе – 62,2 %, кадрларга югары ихтыяҗ – 48 меңнән артык вакансия, эшче көч тәкъдим итүнең түбән дәрәҗәсе белән характерлана. Бу шартларда персоналны актив яллау һәм аны тоту буенча компанияләрнең роле мөһим.
«Халыкның эш белән тәэмин ителү үсеше шартларында кадрлар дефициты кискен саклана, һәм бүген оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өстенлекле», – дип ассызыклады министр.
Әлбәттә, дәүләт шулай ук предприятиеләргә ярдәм итү өчен юллар тәкъдим итә. Мәсәлән, илдә мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформа уңышлы эшли. Ул эш бирүчеләргә Россиянең теләсә кайсы төбәгендә эшчеләр табарга ярдәм итә, эш эзләүче гражданнарга теләсә кайсы төбәктә тиешле эш табарга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә республика буенча платформада 213,8 меңнән артык резюме урнаштырылган.
Эльмира Зарипова сүзләренчә, агымдагы ситуациядә эш бирүчеләрнең һәм мәшгульлек хезмәтенең үзара актив эше мөһим, шул исәптән вакансияләр ярминкәләре кысаларында да. «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе нәтиҗәләре буенча 2023 елда 3,4 мең кеше эшкә урнаштырылган. 2024 елның апрелендә ярминкәнең төбәк этабына 12,9 меңнән артык татарстанлы килде.
Кадрлар кытлыгы шартларында эш бирүчеләр алдында катлаулы бурыч тора – хезмәткәрләрне җәлеп итү һәм саклап калу өчен үз өстенлекләрен һәм кимчелекләрен анализлау, предприятиедә, шул исәптән аерым һөнәрләр буенча хезмәт хакы дәрәҗәсен бәяләү, башка эш бирүчеләрнең нинди социаль пакет тәкъдим итүләрен, торак белән тәэмин итү, туклану, эшкә китерү мәсьәләләре ничек хәл ителә – шуны өйрәнү, дәүләт ярдәме чараларыннан актив файдалану, шулай ук кадрлар әзерләүнең кадрлар ихтыяҗын алдан фаразлау.