Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестрының брасс-секстетын кабул итәргә шат иде.
27 июньдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында керамика остаханәсендә мастер-класс үткәрелде. Балалар һәм ата-аналар 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә сувенирлар ясадылар.
Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яшьләр көненә багышланган спорт бәйрәме булып узды.
27 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен саф һавада физкультура-сәламәтләндерү чарасы уздырылды. Ул Яшьләр көненә багышланган иде.
Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чара уздырдылар. 3 нче социаль участокта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен наркотикларга каршы акция үткәрделәр.
Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрде. Дәреснең темасы – «Көнкүреш адаптациясе».
27 июньдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Халикова «Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне» акциясен үткәрде.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында «Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның актив озын гомерлелеген һәм сәламәтлеген саклау практикасы» дигән стажировка мәйданчыгы үткәрелде. Бу тема буенча бу инде икенче стажировка мәйданчыгы.
26 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар катнашында шашка һәм дартс буенча турнир узды. Чараны учреждение белгечләре, «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Динамо» шәһәр советы үткәрде.