«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгенә музыкаль кунаклар килде

2024 елның 28 июне, җомга

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестрының брасс-секстетын кабул итәргә шат иде. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты Александр Сладковский.

Россиянең иң яхшы симфоник оркестрларының берсе артистларыннан торган инструменталь ансамбль балалар һәм аларның ата-аналарының күңел кылларына кагылды. Музыкантлар Данила Егоров, Николай Алексеев, Сергей Антонов, Руслан Вәлиев, Михаил Красничкин, Дмитрий Любавин тыңлаучылар өчен классик музыка шедеврларын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International