«Кайгырту» социаль приютында истәлекле акция үткәрделәр

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

27 июньдә Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Халикова «Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне» акциясен үткәрде.

Чара фаҗигале вакыйгалар турында сөйләүдән башланды. Приютта тәрбияләнүчеләр бу датаның барлыкка килү тарихы, сугыш аркасында гомерләре өзелгән балалар турында беләләр. Шулай ук балалар видеоролик һәм презентация карадылар.

Дәрес ахырында акциядә катнашучылар һәлак булган балаларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм күккә кәгазь күгәрченнәр белән ак шарлар җибәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International