Спас районында чираттагы стажировка мәйданчыгы оештырылды

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты базасында «Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның актив озын гомерлелеген һәм сәламәтлеген саклау практикасы» дигән стажировка мәйданчыгы үткәрелде. Бу тема буенча бу инде икенче стажировка мәйданчыгы.

Төп игътибар гомерне озайту, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның социаль активлыгын арттыру мәсьәләләренә бирелде.

Стажировка мәйданчыгы эшендә урам тренажерларын кулланып физик күнегүләр белән шөгыльләнү методикасы, саф һавада сәламәтләндерү дәресләре комплекслары, шулай ук нейробика элементлары белән гимнастика үткәрү, өстәл спорт уеннары буенча турнирлар, велоузышларда катнашу каралды. Стажерлар социаль учреждениенең эш тәҗрибәсе белән таныштылар, мастер-классларда катнаштылар.

Чарада катнашучыларның барысы да сертификатлар алды.

Эш тәҗрибәсе белән алмашуда Лениногорск, Чирмешән, Әлки һәм Алексеевск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлары вәкилләре катнашты.

Стажировка мәйданчыгы эше Болгар музей-тыюлыгы буенча экскурсия белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International