«Өмет утравы» комплекслы үзәгендә наркотикларга каршы акция үткәрделәр

2024 елның 28 июне, җомга

Югары Ослан районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган чара уздырдылар. 3 нче социаль участокта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен наркотикларга каршы акция үткәрделәр.

Чараның максатлары: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотик куллануның нәтиҗәләре белән таныштыру, наркотикларга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру.

Яшүсмерләр сөйләшүгә актив кушылдылар, зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тәртибенә ничек зыян китерүе турында тормыштан мисаллар китерделәр. Чара плакатлар ясау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International