«Кояшлы» тернәкләндерү үзәгендә гаилә бәйрәменә әзерлек бара

2024 елның 28 июне, җомга

27 июньдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында керамика остаханәсендә мастер-класс үткәрелде. Балалар һәм ата-аналар 8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә сувенирлар ясадылар.

Әвәләп ясау – төрле яшьтәге балаларның яраткан эшләренең берсе. Бармак хәрәкәтләре сөйләм өчен җаваплы баш мие зонасы белән бәйле. Вак моторика хәрәкәт сферасының бер ягы булып тора. Аның үсеше балалар сөйләменең формалашуына уңай йогынты ясый, баланың эшчәнлеген, игътибарлылыгын, активлыгын арттыра, интеллектуаль һәм иҗади эшчәнлекне стимуллаштыра.

Балчыктан ясалган эшләнмәләр матур һәм үзенчәлекле булып чыкты, чөнки балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр һәм бүләк ясарга җыенган кешеләргә мәхәббәтләрен белдерделәр.

Дәресне хезмәт буенча инструктор Гөлназ Гарфиева үткәрде. Үзәкнең керамика остаханәсендә балалар һәм ата-аналарның уртак иҗаты җылы гаилә атмосферасында узды һәм катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International