27 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында физик һәм менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен саф һавада физкультура-сәламәтләндерү чарасы уздырылды. Ул Яшьләр көненә багышланган иде.
Дәрестә инструктор белән бергә баскетбол тубын кабул итү, тапшыру, алып бару техникасын өйрәнделәр. Материалны ныгыту өчен, катнашучыларга эстафеталар тәкъдим ителде. Яшьләр эстафетага бик теләп кушылдылар, яхшы кәеф алдылар.
Чарада ун кеше катнашты.