Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Ярдәм кулы» программасы кысаларында көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес үткәрде. Дәреснең темасы – «Көнкүреш адаптациясе».
Чара көнкүреш электротехникасы турында күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Социаль хезмәт алучылар техниканы карадылар, өйрәнделәр һәм кулланырга тырыштылар. Дәреснең бөтен практик өлеше куркынычсызлык техникасы һәм саклык чаралары белән танышканнан соң узды.