Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
28 июньдә «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Татарстанда чаралар 49 мәйданчыкта узачак. Вакансияләр белән беррәттән «Демография» милли проекты буенча модернизацияләнә торган заманча мәшгульлек хезмәтенең барлык мөмкинлекләре дә тәкъдим ителәчәк.
Ярминкәдә 400дән артык Татарстан предприятиесе катнашачак, шул исәптән «Казан вертолет заводы» АҖ, «Элекон заводы» АҖ, «Электроприбор» Казан заводы ААҖ, «Казан моторлар төзү производство берләшмәсе» АҖ, С.П. Горбунов ис. Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, АО Радиоприбор, «Казанькомпрессормаш» АҖ, «Казан синтетик каучук заводы» АҖ.
Предприятиеләр тарафыннан 30 меңгә якын вакансия тәкъдим ителәчәк, шул исәптән оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә – 6 мең вакансия.
«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы чараларында теләгән һәркем катнаша ала. Мәйданчыклар, чаралар үткәрү вакыты турында тулырак мәгълүмат һәм һәр мәйданчыкта узачак активлык программасы белән монда танышырга мөмкин >>.
Казанда ярминкә М. Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы территориясендә 10:00дән 14:00гә кадәр узачак. Ярминкәдә Казанның 50дән артык предприятиесе һәм оешмасы катнашачак, алар 7 меңнән артык вакансия тәкъдим итәчәк.