Лаеш тернәкләндерү үзәгендә Яшьләр көнен билгеләп үттеләр

2024 елның 28 июне, җомга

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Яшьләр көненә багышланган спорт бәйрәме булып узды.

Бәйрәмне оештыручылар спорт ярышларын экологик агарту белән берләштерделәр. Балалар спорт эстафеталарындагы кыенлыкларны җиңәргә тырыштылар. Оештыручылар хайваннарның табигый шартлардагы тормышы һәм хайваннар тормышында кешенең роле турында сөйләделәр.

Чараның максатлары: социаль хезмәтләр алучыларның физик активлыгын арттыру, экологик белем бирү, командада эшләү күнекмәләрен яхшырту, коллективны берләштерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International