26 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар катнашында шашка һәм дартс буенча турнир узды. Чараны учреждение белгечләре, «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Динамо» шәһәр советы үткәрде.
Чараның максатлары: сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, социаль хезмәтләр алучылар арасында өстәл уеннарын популярлаштыру, аларның ялын оештыру.
Шәһәр советы депутаты, «Автократ» ҖЧҖ генераль директоры Илнар Исмәгыйлев исеменнән җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр, ә барлык катнашучыларга татлы призлар тапшырылды.
Чарада 75 кеше катнашты.