«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды Менделеевск районының «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Алексеевск бистәсенә тукыма фабрикасына экскурсия оештырды.
29 июньдә иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясенең заявка кампаниясе старт алды. Премия җиңүчеләре төрле юнәлешләр буенча республиканың волонтерлар берләшмәсе лидерлары була.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар өчен санитар-агарту эше кысаларында 8 нче поликлиниканың хирургия бүлеге табибы Андрей Уткин белән очрашу оештырдылар. Чараның темасы – «Яралар. Яраланганда беренче ярдәм».
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Алабугада җәйге кичәләр» VI Халыкара музыка фестивален ачу тантанасында катнаштылар. Фестиваль гадәти булмаган форматта уза: танылган музыкантлар ачык һавада, Шишкин буаларында чыгыш ясыйлар, ә теләгән һәркем классик музыка дөньясына чума ала.
Илдус Мостюков 1928 елның 6 мартында Казанда туган. 1947 елда Казан механика-технология техникумын тәмамлый һәм «Казэнерго»да токарь-электрчы булып эшли башлый. Предприятиедә ул диспетчерлык хезмәтенең өлкән инженеры вазифасына кадәр юл уза. Шул ук вакытта башта Мәскәү энергетика университетында, аннары Казан авиация институтына күчеп укуын дәвам. Укуын тәмамлагач, Казан авиация радиоаппаратурасы заводының 294 нче махсус конструкторлык бюросына җибәрелә, биш ел эчендә конструкторлык бюросының бүлек начальнигы итеп билгеләнә.
4 июльдә «Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә Сабантуе» дигән массакүләм социомәдәни чара уздырылды. Чара шәһәр паркында узды.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» программасы кысаларында эшләп килүче «Карау мәктәбе» стационарны алмаштыручы технологиясе – үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте кимегән кешеләрне караучыларга зур ярдәм. Укулар ярдәмендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнары, социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташлары үз карамагындагыларның хәлен җиңеләйтәләр, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау һәм тернәкләндерүне оештыруда яңа күнекмәләр алалар.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль-мәдәни эшчәнлек кысаларында «Адымнар» мәктәп яны лагере балалары катнашында чираттагы инклюзив чара узды.
4 июльдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гаилә клубы очрашулары кысаларында психолог ата-аналар борчылуларын бетерү буенча мастер-класс үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Татарстан предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү, республиканың мәгариф учреждениеләре потенциалы белән танышу, шулай ук хезмәт миграциясе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда ТР хезмәт министры Эльмира Зарипова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан предприятиеләре вәкилләре, Үзбәкстанның югары белем, фән һәм инновацияләр министры урынбасары Шахрух Далиев, Үзбәкстанның Тышкы хезмәт миграциясе агентлыгы директоры Жахонгир Хидайходжайев һәм башкалар катнашты.