Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль-мәдәни эшчәнлек кысаларында «Адымнар» мәктәп яны лагере балалары катнашында чираттагы инклюзив чара узды.
Үзәк «Җәйге рок» фестивален үткәрү өчен мәйданчык булды. Анда Михаил Шибаев җитәкчелегендәге рок мәктәбе укытучылары һәм активистлары, «Ливерморий» рок-төркеме чыгыш ясады. Профессионаллар белән беррәттән үзләренең иҗади чыгышларын үзәк тәрбияләнүчеләре бүләк итте.
Рок-концерт байкларда йөрү белән тәмамланды. Аларны хәйрия нигезендә «Төнге бүреләр» мотоклубының җирле бүлеге бирде.