Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков вафат

2024 елның 6 июле, шимбә

Илдус Мостюков 1928 елның 6 мартында Казанда туган. 1947 елда Казан механика-технология техникумын тәмамлый һәм «Казэнерго»да токарь-электрчы булып эшли башлый. Предприятиедә ул диспетчерлык хезмәтенең өлкән инженеры вазифасына кадәр юл уза. Шул ук вакытта башта Мәскәү энергетика университетында, аннары Казан авиация институтына күчеп укуын дәвам. Укуын тәмамлагач, Казан авиация радиоаппаратурасы заводының 294 нче махсус конструкторлык бюросына җибәрелә, биш ел эчендә конструкторлык бюросының бүлек начальнигы итеп билгеләнә.

Үз илебезнең яңа гомуми гаскәри радиолокацион кораллану системасын булдыру буенча эш башлангач, Казан авиация радиоаппаратурасы заводының 294 нче махсус конструкторлык бюросы илнең баш институтына әйләнә, ә Илдус Мостюков аның җитәкчесе була. 1962 елдан 1989 елга кадәр биредә күп төрле хәрби техника системалары һәм үрнәкләре эшләнә. «Үзеңнеке-читнеке» системасын булдырган өчен Илдус Мостюковка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Галим булдырган эшләнмә Ленин һәм Дәүләт премияләренә лаек була.

Фәнни эштән тыш, Илдус Мостюков иҗтимагый эшчәнлеккә зур игътибар бирә. Мәсәлән, ул ТАССР Югары Советы һәм Казан шәһәр Советы депутаты була. 1999 елдан «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе вазифасын үти, Республика ветераннар советы президиумы һәм «Татарстан — яңа гасыр» сәяси советына керә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Илдус Мостюковның туганнары һәм якыннарының кайгыcын уртаклаша.

Күренекле совет галиме һәм җәмәгать эшлеклесе, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы үз иленең чын патриоты, үз эшенә һәм Ватан мәнфәгатьләренә тугры кеше иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International