Алабуга интернат-йорты карамагындагылар классик музыка белән таныша

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Алабугада җәйге кичәләр» VI Халыкара музыка фестивален ачу тантанасында катнаштылар. Фестиваль гадәти булмаган форматта уза: танылган музыкантлар ачык һавада, Шишкин буаларында чыгыш ясыйлар, ә теләгән һәркем классик музыка дөньясына чума ала.

Чараның беренче көне Александр Пушкинга багышланды. Башка тамашачылар белән бергә өлкән яшьтәге кешеләр дөньякүләм танылган музыкантларның чыгышларын рәхәтләнеп тыңладылар.

Фестиваль барган дүрт көн дәвамында интернат-йортның актлар залында аның онлайн-трансляцияләре узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International