Татарстан үз предприятиеләре өчен Үзбәкстаннан кадрлар әзерләргә планлаштыра

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре Татарстан предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү, республиканың мәгариф учреждениеләре потенциалы белән танышу, шулай ук хезмәт миграциясе мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда ТР хезмәт министры Эльмира Зарипова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан предприятиеләре вәкилләре, Үзбәкстанның югары белем, фән һәм инновацияләр министры урынбасары Шахрух Далиев, Үзбәкстанның Тышкы хезмәт миграциясе агентлыгы директоры Жахонгир Хидайходжайев һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, Татарстан, хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр керткәннән соң, эш бирүчеләр һәм Үзбәкстанның Тышкы хезмәт миграциясе агентлыгы арасында килешүләргә тиз арада кул куюга өметләнә. Тиешле килешүләрне Үзбәкстан делегациясенең Татарстандагы урта һөнәри звено оешмаларын карау өчен планлаштырылган каршы визиты кысаларында кабул итәргә мөмкин.

Әңгәмәгә йомгак ясап, Үзбәкстанның Тышкы хезмәт миграциясе агентлыгы директоры Жахонгир Хидайходжайев якларның миграция өлкәсендә зур потенциалы барлыгын билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, Татарстан эш бирүчеләре мигрантларга кызыклы шартлар һәм хезмәт хакы тәкъдим итә. Үзбәкстан гражданнары алар турында бик күп уңай фикерләр калдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International