29 июньдә иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә «Игелекле Татарстан» Республика премиясенең заявка кампаниясе старт алды. Премия җиңүчеләре төрле юнәлешләр буенча республиканың волонтерлар берләшмәсе лидерлары була.
Волонтерларның казанышларын бәяләүне премиянең эксперт советы гамәлгә ашыра, аңа республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, профильле берләшмәләр лидерлары керә. «Игелекле Татарстан» премиясенең үзенчәлекле ягы – республика волонтерларының яки оешмаларының шәхси казанышларын һәм иҗтимагый проблемаларын хәл итүне бәяләү.
Гариза бирү кампаниясе 7 августка кадәр дәвам итәчәк. Заявка өчен сылтама – https://dobro.ru/contest/153/apply/. Бүләкләү тантанасы ел ахырында Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында узачак.
Премия турында тулырак мәгълүмат белән рәсми сайтта танышырга мөмкин: https://dobrotatarstan.ru.