«Кама таңнары» социаль приютыннан балалар мавыктыргыч экскурсиядә булдылар

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды Менделеевск районының «Кама таңнары» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Алексеевск бистәсенә тукыма фабрикасына экскурсия оештырды.

Балаларга чын тукыма цехы, тукымачылар эше күрсәтелде. Экскурсантлар осталар белән аралаша алдылар. Сәнгать салонында кунаклар фабриканың әзер продукциясенә сокланып карадылар. Шулай ук балалар өчен мастер-класс оештырылды.

Алексеевск районы буенча сәяхәт Биләр авылында дәвам итте, анда балалар ат-йөреш базасында булдылар. «Биләр тәвә кошлары» фермасында балалар тәвә кошлары, тавислар, фазаннар, куяннар, дуңгызлар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International