Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар өчен санитар-агарту эше кысаларында 8 нче поликлиниканың хирургия бүлеге табибы Андрей Уткин белән очрашу оештырдылар. Чараның темасы – «Яралар. Яраланганда беренче ярдәм».
Хирург, үзенең медицина практикасыннан мисаллар китереп, тыңлаучыларны яралар төрләре белән таныштырды, төрле яралар алуда беренчел медицина ярдәме күрсәтү, яралар вакытында табибка кадәр үз-үзеңә ярдәм итү мәсьәләләренә кагылды.
Социаль хезмәт алучылар сораулар бирделәр, табигатьтә һәм көнкүреш шартларында зыян күрүдән үзләрен саклау турында фикер алыштылар.