«Яңарыш» үзәгендә гаилә Сабантуе уздырдылар

2024 елның 5 июле, җомга

4 июльдә «Туган ил сулышын саклыйбыз» проектын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә Сабантуе» дигән массакүләм социомәдәни чара уздырылды. Чара шәһәр паркында узды.

Социаль хезмәтләр алучылар, аларның законлы вәкилләре һәм гади үтеп баручылар традицион уеннарда һәм ярышларда катнаштылар. Шулай ук барысы да рәхәтләнеп биеде һәм җырлады. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да онытылмаслык тәэсирләр, күтәренке кәеф алдылар.

Мондый чаралар гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклауга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International