Карау мәктәбе – өлкән яшьтәге гражданнар өчен зур ярдәм

2024 елның 5 июле, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» программасы кысаларында эшләп килүче «Карау мәктәбе» стационарны алмаштыручы технологиясе – үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте кимегән кешеләрне караучыларга зур ярдәм. Укулар ярдәмендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның туганнары, социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташлары үз карамагындагыларның хәлен җиңеләйтәләр, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау һәм тернәкләндерүне оештыруда яңа күнекмәләр алалар.

Шушы көннәрдә Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр өчен чираттагы дәрес узды. Үзәк хезмәткәрләре зур кызыксыну белән «Озак вакытлы карау системасы: төп принциплар, бурычлар, карау процессының состав компонентлары» темасына лекция тыңладылар. Социаль эш буенча белгеч Гөлшат Заһидуллина үз-үзләренә хезмәт күрсәтү дефициты булган кешеләрне карауның гомуми принциплары, социаль хезмәткәр белән социаль хезмәт алучы арасында ышаныч һәм үзара хөрмәт мөнәсәбәтләре булдыру турында сөйләде. Белгеч социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасын һәм индивидуаль карау планын үтәүнең мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International