Казанда «Безнең заман геройлары» батырлык дәресе үткәрделәр

2024 елның 9 июле, сишәмбе

Россиядә Гаилә елы һәм «Солдатка хат» бөтенроссия акциясе кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм «Фронтка ярдәм» җәмгыяте җитәкчесе «Безнең заман геройлары» дәресе үткәрделәр. Чарада социаль хезмәтләр алучы гаиләләр катнашты.

Дәреснең максатлары: балигъ булмаганнарда актив гражданлык позициясен үстерү, чын патриот һәм Ватанны саклаучы образын формалаштыру.

Чара кунагы Алексей Чигаров катнашучыларга «Фронтка ярдәм» җәмгыятенең эш юнәлешләре турында сөйләде. Балалар солдатларга ярдәм сүзләре язылган балалар хатларының никадәр мөһим булуын белделәр.

Балалар махсус хәрби операциядә катнашучыларның авыр көннәре, аларның батырлыклары һәм фидакарьлеге турында сораулар бирделәр. Россия Герое Иван Жарский белән онлайн-элемтә онытылмаслык мизгел булды. Хәзерге вакытта ул хезмәтен дәвам итә.

Очрашу ахырында балалар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга хатлар яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International