Һәр гаилә турында кайгыртып

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Россиядә Гаилә елы һәм «Өйдә микротернәкләндерү үзәге» технологиясе кысаларында Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучы алты балигъ булмаган инвалид баланы туган көннәре белән котладылар.  

«Өйдә микротернәкләндерү үзәге» – инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр өчен тернәкләндерү һәм абилитацияләү хезмәтләренең адреслылыгын, өзлексезлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән технология. Президент гранты ярдәмендә проект кирәкле тернәкләндерү җиһазлары белән җиһазландырылган, тернәкләндерү чаралары комплексы өйдә үткәрелә. Балалар белән социаль эш буенча белгеч, психолог һәм социаль педагог шөгыльләнә.

Ата-аналар фикеренчә, проект аларга баланы өй шартларында һәрьяклап үстерергә мөмкинлек биргән. Проектта алган күнекмәләрне ата-аналар автоматлаштыра һәм көндәлек тормышта куллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International