Татарстанлылар өчен гаилә һәм балачак мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эше оештырылачак

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

12 июльдә «Гаиләне һәм балаларны яклау» телефон кайнар элемтәсе ачылачак. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тематик чараны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе үткәрә.

Гражданнарга иртәнге уннан көндезге икегә кадәр консультация биреләчәк.

Шалтырату өчен телефон: (843) 236-00-71.

Сорауны шулай ук мессенджерда да бирергә мөмкин: 89600496814.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International