Татарстанның социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә гаилә бәйрәме билгеләп үтелә

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә төрле чаралар уза.

Әйтик, Чүпрәле районында «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәм хөрмәтенә «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чара оештырылды. Ата-аналар балалары белән бергә конкурсларда һәм уеннарда актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр.

Гаилә спорт бәйрәмен Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре үткәрде. Чарага инвалид балаларны тәрбияләүче социаль хезмәт алучыларны һәм көндезге төркемнән инвалид яшьләрне чакырдылар.

Татарстанның Зәй районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучыларын да бәйрәм чарасына чакырдылар. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен декоратив көзге ясау буенча мастер-класс, туган якны өйрәнү музеена экскурсия үткәрделәр. Җирле хәйрияче чәй табыны оештырды һәм балалар өчен татлы бүләкләр әзерләде.

Теләче районында фотодагы иң бәхетле гаиләне билгеләделәр. «Чишмә» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй бүлеге карамагындагылар арасында фотоконкурс үткәрделәр. Тавыш бирү «ВКонтакте» социаль челтәрендә узды. Тавыш бирүдә 957 кеше катнашты. Иң бәхетле гаилә дип Петр Никитин гаиләсе танылды. Бөек Ватан сугышында катнашучы ир-ат тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләгән. Кызганычка каршы, аның хатыны бу тормыштан 15 ел элек киткән. Петр Никитин сагынып мәхәббәт һәм татулыкта үткән бәхетле гаилә елларын искә ала.

Минзәлә районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә объективта» акциясе дәвам итә. Аны социаль хезмәтләр алучылар өчен июль башыннан уздыралар.

Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Игътибар визиты» акциясе уздырылды. Белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр ялгыз яшәүче, өйдә социаль хезмәтләр алучы парларны котладылар.

Россиядә Гаилә елы кысаларында, бәйрәм уңаеннан Алексеевск районының «Кайгырту» социаль приютында балалар һәм аларның ата-аналары өчен гаилә чарасы уздырылды. Конкурс күңел ачу программасы Балыкчы көне белән дә бәйле иде.

8 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Петр һәм Феврония көне – тугрылык һәм мәхәббәт бәйрәме» уен программасы узды. Чарада 75 кеше катнашты.

Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да бәйрәмгә чара уздырдылар. Интернат-йортта яшәүчеләр җырладылар, биеделәр. Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, милли костюмнарын популярлаштыру максатларында социаль хезмәтләр алучылар һәм хезмәткәрләр милли костюмнар кигәннәр иде.

Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дә бәйрәм чарасы узды. Балалар әти-әниләре белән бергә кызыклы конкурсларда катнаштылар, биеделәр.

Лениногорск районында «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балаларны һәм аларның әниләрен гаилә саклаучылар ясарга өйрәттеләр. Чара бәйрәмне популярлаштыруга, гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International