Узган җомгада «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында «Магнит Life» компаниясе вәкилләре белән очрашу узды. «М-life. Яшә! Хыял кор!» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм социаль адаптацияләү проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Очрашуда мәшгульлек үзәкләре, балалар интернат-йортлары, тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, Кадрлар менеджменты агентлыгы җитәкчеләре катнашты.
Программа кысаларында дүрт ай дәвамында 14 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр социализациягә һәм һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлдерелгән укулар үтәләр, шулай ук «Магнит»та түләүле стажировка уза алалар.
Проект 2022 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Укуны 170 яшүсмер узган инде.
2024 елда проектны Казанда эшләтеп җибәрү планлаштырыла.