Казанның «Апрель» үзәгендә ата-аналар клубы очрашуы узды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Казандагы «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар клубы очрашуы узды. Көндезге төркем тәрбиячеләре һәм педагоглары ата-аналар белән башкарылган эш, ирешелгән уңышлар һәм проблемалар турында мәгълүмат белән уртаклаштылар. Балаларда сөйләм формалашу темасына аерым игътибар бирелде.

Белгечләр кече яшьтә аралашуның мөһимлеге һәм аның шәхес үсешенә йогынтысы турында сөйләделәр. Ата-аналарга балалар белән аралашу, үсешне стимуллаштыру һәм алар белән элемтәне ныгыту буенча файдалы киңәшләр язылган буклетлар бирелде.

Ата-аналар клубы очрашулары ата-аналарга аралашырга, тәҗрибә уртаклашырга һәм бала белән эффектив аралашу өчен кирәкле мәгълүмат алырга ярдәм итә. Мондый чаралар гаиләне якынайтуга, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, шулай ук үсеш үзенчәлекләре булган балаларның үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International