Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә социаль хезмәт алучыларга килеп киттеләр. Аларны бәйрәм белән котладылар һәм ромашка чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Чарада катнашучылар бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында белделәр, бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар. Сәламәтлекләре аркасында өйләреннән чыкмаган социаль хезмәтләр алучыларны да социаль хезмәткәрләр игътибарсыз калдырмады. Тәрбияләнүчеләр белән бергә бәйрәм символы ромашка белән котлау открыткалары ясадылар.
Социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләргә игътибар һәм кайгырту өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.